Татарстан Республикасындагы күпфункцияле үзәкләрдә «бер тәрәзә» принцибы буенча гражданнарга хезмәт күрсәтү системасын үстерү кысаларында 2015 елның апреленнән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУнең Сарман һәм Нурлат филиаллары хезмәткәрләре Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хезмәтләрен күрсәтә башладылар. Күчемсез милеккә һәм аның белән сделкалар ясау буенча хокукка дәүләт теркәве уздыру өчен документларны, һәм шулай ук муниципаль хезмәтләр буенча документларны хәзер түбәндәге адреслар буенча урнашкан КФҮ филиалларында да тапшырырга һәм алырга була: Нурлат ш., К.Маркс ур., 12 һәм Сарман авылы, Куйбышев ур., 36.