2015 елның 13 апрелендә «Без булдырабыз! Без бергә!» Республика иҗтимагый форумы ачылышында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проекты тикшерелде.
Форумның төп максаты - татарстанлыларның төбәк үсеше программаларында катнашуына бәйле инициативаларын һәм тәкъдимнәрен тикшерү. Фикер алышулар өч мәйданчыкта уздырылды: «Стратегия-2030», «Иҗтимагый пространство үсеше», «Татарстан: Эшлә. Укы. Уртаклаш. Үзгәр».
Форумга Татарстанның барлык районнарыннан килгән иҗтимагый оешма вәкилләре, шулай ук республика мәгариф учреждениеләре укучылары һәм хезмәткәрләре җыелды.
Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча Стратегия-2030 проекты җәмәгатьчелек тарафыннан хупланды һәм кабул ителүгә тәкъдим ителде.