Татарстан Республикасында Швеция көннәре

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

2015 елның  14 - 17 апреле көннәрендә Татарстан Республикасында Швеция көннәре уздырыла.  Швеция делегациясен Швециянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе  Вероника Бард Брингеус ханым җитәкли. Делегация составына шулай ук 13 швед компаниясе вәкилләре дә кергән.

16 апрель көнне  15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Вероника Бард Брингеус һәм илчелек хезмәткәрләре катнашлыгында Швеция турында ачык  лекцияләр уза. Моннан тыш, «Мир» кинотеатрында  «Шведская стенка» кинофестивале ачыла. Әлеге кысаларда тамашачылар игътибарына 8 заманча  швед нәфис фильмы тәкъдим ителә. Фестиваль  22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International