2015 елның 10 апрелендә «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы вәкилләре «Эшкуарлыкка ярдәм итүнең Ростов төбәге агентлыгы» Коммерциячел булмаган партнерлыгы тарафыннан оештырылган «Микрофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары турындагы законнардагы үзгәрешләр» темасына «түгәрәк өстәл»дә катнаштылар.
«Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан коммерциячел булмаган микрофинанс оешмаларына карата эшләнгән таләпләргә кагылышлы сорауларны, һәм шулай ук Россия Банкы таләпләрен саклау һәм микрофинанс оешмаларының үзкөйләүле оешмаларда әгъза булып торуы мәсьәләләрен тикшерделәр.
Әлеге чараның йомгагы буларак коммерциячел булмаган микрофинанс оешмалары эшчәнлеген җайлау буенча тәкъдимнәр эшләнде.