Икътисад министрлыгында эшкуарлар белән очрашулар үтте

2015 елның 17 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  эшкуарларның инициативалы төркеме вәкилләре белән очрашу оештырылды. Очрашуда эшкуарлар азык-төлек продуктлары җитештерүнең яңа линияләрен ачу проекты белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы әлеге проектка дәүләт ярдәме күрсәтүнең мөмкин ысулларын тәкъдим итте.

Очрашуда шулай ук җитештерү линияләрен Татарстан Республикасының сәнәгать мәйданчыкларында урнаштыру сораулары каралды, турыдан-туры проектлы производство оештыру темасына да кагылдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International