Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидия формасындагы дәүләт ярдәмен алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.
Конкурс сайлап алуларында катнашуга гаризалар «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» Дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 2015 елның 23 апреленнән 2015 елның 22 маена кадәр дүшәмбе – пәнҗешәмбе көннәрендә Мәскәү сәгате белән 9:00дән 18:00гә кадәр һәм җомга көнне 9:00 дән 16:45кә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 125нче кабинет. Гаризаларны шулай ук Татарстан Республикасы Эшкурлыкка ярдәм итү үзәге вәкиллекләрендә дә бирергә мөмкин. Конкурста сайлап алулар һәм аларның нәтиҗәләрен игълан итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 19 июнендәге 416нчы карарына ярашлы рәвештә башкарыла (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 15 апрелендәге 255нче карары редакциясендә).