ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 22 апрелендә ГТРК «Корстон» Татарстан Республикасының экспорт буенча ярдәм итүче Үзәк  (алга таба - Үзәк) вәкиле сату-икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлеге буенча 13-нче Межправительственный Российско-Кубинский комиссиясендә катнашты. Куба делегациясен Куба Республикасының Министрлар Киңәше Урынбасар Рәис Рикардо Кабрисас әфәндә җитәкчелек итте.


2015 елның 23 апрелендә НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» директоры С.Г. Болотаев агым экономика шартларында кечкенә һәм урта оешма субъектларына дәүләт гарантия кредит ярдәме сорауы буенча видеоконференциядә катнашты.

Кереш сүз белән Гайнутдинова Алсу Витальевна чыгыш ясады. Шулай ук шушы видеоконференциядә ОАО «Небанковская депозитно-кредитная организация «Агентство кредитных гарантий» вәкилләре, Оренбург өлкәсе  вәкилләре катнашты.

Фонд җитәкчесе милли гарантия системасын башкаруы буенча кечкенә һәм урта оешма субъектларына гарантия ярдәменең гомуми  стандартлары турында доклад белән чыгыш ясады.


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 23 апрелендә Казанда «Корстон-Казан» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы базасында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе белән бергә оештырылган «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясен ачу тантанасы узачак.


2015 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә 2015-2018 елларда республика предприятиеләрендә бер стеналы углерод наноторбаларына нигезләнгән продуктлар җитештерүгә ярдәм итү чаралары планын эшләү буенча Эшче төркемнең беренче утырышы узды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, «Продукциянең электрон каталогы» Котировка сессияләре» мәгълүмат системасы эшләнде. 

21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 22 апрелендә Казанда  А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты мәйданчыгында «3D өлкә проекты. Аддитив технологияләр. Профессионалларның ачыктан-ачык диалогы» II Тармакара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла.

Конференция А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты мәйданчыгында түбәндәге адрес буенча урнашкан 8нче уку бинасының  конференц-залында (2 кат) үткәрелә:  Четаев ур., 18а (Германия-Россия яңа технологияләр институты). Ч


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 5нче Спартакиадасы кысаларында 2015 елның 18 апрелендә волейбол буенча сайлап алу уеннары узды. Ярышларда 27 команда катнашты.


2015 елның 20 апреленнән 27 апреленә кадәр Татарстан Республикасында  «Язгы игелеклелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе уза.

Акция җирле җәмгыятьнең социаль проблемаларын чишүдәге мөһим ресурс буларак ирекле, үз теләгең белән катнашу идеясен алга этәрүгә һәм халыкның гражданлык активлыгын арттыруга хезмәт итәргә тиеш.


БРИКС Яшьләр саммитында катнашу өчен кандидатларны сайлап алулар 2015 елның 16 маена кадәр  дәвам итәчәк.

Сайлап алуларда катнашу өчен Россия вузлары студентлары, аспирантлары, уку йортын яңарак тәмамлаганнар, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, яшь журналистлар һәм Россия Федерациясе гражданлыгына ия,  яше 30га кадәрге экспертлар чакырыла. Конкурста җиңүчеләр  делегация составына керәчәкләр һәм Саммитта Россия яшьләре исеменнән катнашачаклар.



19
апрель, 2015 ел
якшәмбе

18 апрель көнне  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның 2015 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын тормышка ашыруга багышланган утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов Планны кабул иткәннән соң икътисадта кайбер үзгәрешләр барлыкка килүен билгеләп үтте. Кулланучылык һәм инвестицион ихтыяҗның кимүе сәбәпле, икътисадның төп секторларында күрсәткечләрнең түбәнәюе күзәтелә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International