Илебездә тоташ металл самолет төзелешенә нигез салучы, СССР Фәннәр академиясе генераль конструкторы Андрей Николаевич Туполев исемендәге Халыкара премия 2014 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә гамәлгә куела.
Халыкара премия инженер фәннәре өлкәсенә караган фән һәм техника өчен мөһим зур фәнни хезмәтләр, фәнни ачышлар һәм уйлап табулар өчен Россия һәм чит ил галимнәрен бүләкләү максатында булдырыла.
Ул Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан тапшырыла.
Хезмәтләр 2015 елның 1 июненә кадәр кабул ителә һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе канцеляриясендә теркәлә.