Дәүләт хезмәте күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткәндә соралган документлар өлешендә бизнес өчен артык таләпләр кыскартыла

2015 елның 18 апреле, шимбә

Дәүләт хезмәте күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткәндә соралган мәгълүмат буенча эшкуарлар өчен артык таләпләрнең кыскаруына китерә торган федераль закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм Федерация Советында хупланды.

Шундый артык таләпләргә түбәндәгеләр кертелә: гамәлгә кую документлары һәм аларның күчермәләре. Шулай итеп, дәүләт хезмәте күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткәндә эшкуарларга гамәлгә кую документларының һәм өземтәләренең  кәгазь күчермәләрен тапшырырга кирәк булмаячак.

Хәзерге вакытта закон проекты Россия Президентына имзага кертелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International