17 апрель көнне Мәскәүдә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» КБАО Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте төбәк органнарының матбугат хезмәтләре өчен киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Россиянең 41 төбәгенннән килгән вәкилләр катнашты.
Чараның төп максаты – Россия Федерациясе субъектларында инвестицияле климат торышының милли рейтингын илебез территориясендә тулы масштабта кертү турында мәгълүмат бирү.
Киңәшмәдә Милли рейтингны формалаштыру методологиясе, бурычлар турында сөйләделәр.
Милли рейтинг нәтиҗәләренең презентациясе 2015 елның июнендә Петербург халыкара икътисад форумында оештырылачак.