Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектының җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрә

2015 елның 18 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгына, җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану тәртибен раслау турында» 2011 елның 4 ноябрендәге 917нче карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану тәртибенә үзгәрешләр кертү турында»гы карары проекты керде.

    Барлык кызыксынган бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләрен сылтама буенча әлеге норматив хокукый акт проекты тексты һәм аңа теркәлгән аңлатма язуы белән танышырга чакырабыз.

Үзегезнең фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне 2015 елның 4 маена кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International