2015 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин Татарстан Республикасы Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшкуарлары берлеге җитәкчесе Илдар Зарипов һәм Татарстан Республикасы Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшкуарлары берлеге Идарәсе рәисе Татьяна Федорова белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать предприятиеләренең финанс ярдәменә мохтаҗлыгы, кирәкле ярдәмнең формалары һәм төрләре буенча фикер алыштылар.
Җиңел сәнәгать предприятиеләренә ярдәм формаларына һәм төрләренә караган сораулар якын арада экспертларны һәм кызыксынган якларны җәлеп итеп җентекләп эшләнәчәк.