Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Административ регламентларны эшләү һәм раслау тәртибен камилләштерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» карар проекты басылды.
Карар проектында административ регламентларны кәгазь формадагы норматив хокукый актлар буларак эшләү һәм раслау процессларын тиешле мәгълүматларны Дәүләт хезмәт күрсәтүләренең (функцияләренең) федераль реестрына (ДХФР) кертү һәм Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталына (ДХБП) урнаштыру процесслары белән интеграцияләргә тәкъдим ителә.