Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 24 декабрендәге 1224нче карарына үзгәрешләр кертү проекты эшләнгән.
Тәкъдим ителгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә Россия Федерациясе, Белоруссия Республикасы, Казахстан Республикасы, Әрмәнстан Республикасы кергән Евразия икътисадый берлеге илләре территорияләрендә җитештерелгән товарларны фактта илебездә чыгарылганнарга тиңләштерү планлаштырыла.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең әлеге карар проекты Федераль норматив хокукый актлар проектларын эшләү турындагы мәгълүмат урнаштыруның бердәм порталында иҗтимагый фикер алышу этабын инде үтте.