Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы хөрмәтенә 2015 елның 7 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында социаль яктан якланмаган, аз керемле гражданнар һәм авыр тормыш хәлләренә дучар булган гражданнар категорияләре өчен Министрлык компетенциясенә караган сораулар буенча бушлай юридик консультацияләр күрсәтү буенча чара планлаштырылды.
2015 елның 28 апрелендә 13:00дән 17:00 сәгатькә кадәр республика шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең территориаль подразделениеләре белән бер бинада булган КФҮләрдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе,
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясендә федераль, төбәк һәм муниципаль контроль турында» федераль закон проекты каралуга керде.
Бүген «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара конференциясе кысаларында берничә семинар үтте. Анда конференциягә килгән чит ил кунаклары кластер үсеше буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Чит ил кунаклары хәзерге вакытта җирле бизнесның һәм тулаем икътисадның көндәшлелеген кластер инициативалары ярдәмендә күтәрү Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренең индустриаль куәтен тормышка ашыруда төп ысулга әверелүен, һәм шулай ук әлеге илләр икътисадының уңай үсеш динамикасы күп очракта аерым кластерлар – көндәшлелек локомотивларының көчле урын тотуына нигезләнүен билгеләп үттеләр.
Моннан тыш, көннең икенче яртысында «Кластерларны үстерүдә Европа тәҗрибәсе: Россия өчен дәресләр. Кластер инициативалары буенча яшел китап» темасына семинар оештырылды.
24 апрель көнне «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фондының «УМНИК» программасы финалында җиңүчеләрне бүләкләү һәм Америка граждан тикшеренүләре һәм үсеш фондының (CRDF Global) «Технологияләрне коммерцияләштерү буенча юлкүрсәткеч» курсын үтү турында сертификатлар тапшыру тантанасы оештырылды.
«Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең икенче көнендә кластерларны үстерүгә һәм кластер сәясәтен тормышка ашыруга, Россиядә кластер инициативаларын алга этәрүгә багышланган берничә «түгәрәк өстәл» һәм семинар уздырылды.
Әйтик, «Федераль дәрәҗәдә кластер инициативаларын алга этәрү» темасы буенча семинар үтте. Федераль министрлык вәкиле стратегик планлаштыру механизмнары этаплары һәм шулай ук Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мисалында аларны гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде.
2015 елның 24 апрелендә көнне «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында кластер оешмаларында сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү тәҗрибәсен тикшерүгә багышланган «түгәрәк өстәл» үтте.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты әзерләнде. Аңа ярашлы рәвештә чит дәүләтләрдә җитештерелгән кайбер азык-төлек продуктларын дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуны тыю планлаштырыла. Атап әйткәндә, югарыда аталган документта әлеге продуктлар исемлегенә түбәндәгеләр кертелгән: сыер һәм дуңгыз итләре (яңа суелган, суынган, суындырылган), балык (яңа тотылган яки суындырылган), атланмай.