Кластер оешмаларында сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү тәҗрибәсен тикшерүгә багышланган «түгәрәк өстәл» үтте

2015 елның 24 апреле, җомга

2015 елның 24 апрелендә  көнне  «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында кластер оешмаларында сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү тәҗрибәсен тикшерүгә багышланган «түгәрәк өстәл» үтте. «Түгәрәк өстәлдә» Россиядә сакчыл җитештерү методларын уңышлы куллану үрнәкләре һәм нәтиҗәләре каралды, икътисадый кризис шартларында предприятиеләрнең операцион нәтиҗәлелеген күтәрү проектларын финанслау мөмкинлекләре, һәм шулай ук төбәкләрдә операцион нәтиҗәлелекне күтәрүдә һәм сакчыл җитештерү методларын гамәлгә кертүдә кластер инициативалары үзәкләренең роле  һәм башкалар тикшерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International