2015 елның 28 апрелендә республика КФҮләрендә күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү сораулары буенча «Бердәм консультацияләр көне» үткәрелә

2015 елның 24 апреле, җомга

2015 елның 28 апрелендә  13:00дән 17:00 сәгатькә кадәр республика шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең территориаль подразделениеләре белән бер бинада булган КФҮләрдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе,

Татарстан Республикасы буенча «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУ, «Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды Бүлекчәсе» ДУ, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы буенча «Россия дәүләт күчемсез милек объектларын инвентарьлаштыру һәм исәпкә кую үзәге – Техник инвентарьлаштыруның федераль бюросы» ФДУП белгечләре белән берлектә, Бөек Җиңүнең   70 еллыгы хөрмәтенә гражданнар өчен күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү сораулары буенча «Бердәм консультацияләр көне» үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International