«Агымдагы социаль-икътисадый шартларда төбәк финанслары белән идарә итүнең сыйфатын күтәрү» семинары уздырылды

2015 елның 24 апреле, җомга
2015 елның 24 апрелендә Агымдагы социаль-икътисадый шартларда төбәк финанслары белән идарә итүнең сыйфатын күтәрү»  семинар-киңәшмәсе үтте. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Семинар эшендә шулай ук  Идел буе федераль округы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары финанс органнары җитәкчеләре дә катнашты. Бюджет законнарына кагылышлы төп яңалыклар турындагы доклад белән  Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары  Алексей Лавров чыгыш ясады. Ул әлеге чараның киләсе ел бюджетын формалаштыру өстендә эш башланыр алдыннан үткәрелүенең актуальлегенә аерым басым ясады. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International