«Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең икенче көнендә кластерларны үстерүгә һәм кластер сәясәтен тормышка ашыруга, Россиядә кластер инициативаларын алга этәрүгә багышланган берничә «түгәрәк өстәл» һәм семинар уздырылды.
Әйтик, «Федераль дәрәҗәдә кластер инициативаларын алга этәрү» темасы буенча семинар үтте. Федераль министрлык вәкиле стратегик планлаштыру механизмнары этаплары һәм шулай ук Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мисалында аларны гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде.
Шулай ук «Россиянең кластер инициативалары картасы: максатлар, вариантлар, гамәлгә ашырулар, нәтиҗәлелек» темасына «түгәрәк өстәл» оештырылды. «Түгәрәк өстәл» кысаларында «Россиянең кластер инициативалары картасы» проектының презентациясе дә узды