Бүген «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара конференциясе кысаларында берничә семинар үтте. Анда конференциягә килгән чит ил кунаклары кластер үсеше буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Чит ил кунаклары хәзерге вакытта җирле бизнесның һәм тулаем икътисадның көндәшлелеген кластер инициативалары ярдәмендә күтәрү Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренең индустриаль куәтен тормышка ашыруда төп ысулга әверелүен, һәм шулай ук әлеге илләр икътисадының уңай үсеш динамикасы күп очракта аерым кластерлар – көндәшлелек локомотивларының көчле урын тотуына нигезләнүен билгеләп үттеләр.
Моннан тыш, көннең икенче яртысында «Кластерларны үстерүдә Европа тәҗрибәсе: Россия өчен дәресләр. Кластер инициативалары буенча яшел китап» темасына семинар оештырылды.