24 апрель көнне «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фондының «УМНИК» программасы финалында җиңүчеләрне бүләкләү һәм Америка граждан тикшеренүләре һәм үсеш фондының (CRDF Global) «Технологияләрне коммерцияләштерү буенча юлкүрсәткеч» курсын үтү турында сертификатлар тапшыру тантанасы оештырылды.
Бүләкләрне тапшырдылар: «Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды» Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Күзәтчелек советы рәисе, Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник, «Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды» ФДБУ генераль директоры урынбасары Андрей Микитась, CRDF Global директорлар советы әгъзасы Кэтрин Манник (Catherine Mannick), CRDF Globalнең Россиядәге вәкиле.