ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 23 апрелендә «Marriott Courtyard» отельнең конференц – залынды  ФК «Открытие» «Банк Вашего контрагента – Ваш Банк. Продукты Гарантийного фонда Республики Татарстан» темасы буенча семинар оештырдыБу чара кечкенә һәм урта оешма субъектларына АО «Небанковская депозитно – кредитная организация «Агентство кредитных гарантий» һәм Фонд аркылы ярдәм итү, шулай ук  дәүләт ярдәменең чамалары темасына багышланды

2015 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасының экспорт буенча ярдәм итүче Үзәк  (алга таба - Үзәк) вәкиле Казанның Х юбилйена багышланган ярмәнкесенең ачылышында катнашты, ярмәнкә 24 апреленә кадәр сузыла.


Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы  Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советының  «Финанс-икътисадый вазгыять һәм предприятиеләр тарафыннан мәҗбүри пенсия, медицина  һәм социаль иминиятләштерүләренә түләүләрдәге һәм хезмәт хакларын түләүләрдәге  бурычларны каплау буенча күрелгән чаралар турында»гы сорауларга багышланган утырыш үткәрелде.


20 апрельдән 22 апрельгә кадәр Казан (Идел буе)  федераль университеты базасында үткәрелә торган курслар кысаларында бер төркем тыңлаучылар «2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе: яңа офыклар» темасы буенча уздырылган дәрестә катнаштылар. Ул диалог һәм тыңлаучыларның Стратегия үзенчәлекләренә кагылышлы сорауларына җавап бирү форматында оештырылды. 

2015 елның 23-24 апрель көннәрендә Казанда уза торган  XV Россия венчур ярминкәсе һәм X Казан венчур ярминкәсе кысаларында «Татарстан технологик инициативасы - «Татарстан-2030 стратегиясенең флагман проекты» темасына «түгәрәк өстәл» үтте.

Чараның модераторлары сыйфатында  «Татарстан-2030» проектының фәнни җитәкчесе Борис Жихаревич һәм AV Group президенты Алексей Крыловский чыгыш ясадылар.

«Түгәрәк өстәл» модераторлары Стратегия проектының кластер үсеше өлкәсендәге төп концепцияләрен һәм «Татарстан технологик инициативасы» флагман проектын тәкъдим иттеләр. Төп спикерлар өстенлекле юнәлешләр буенча «кластер активациясен» куллану нигезендә республикада «акыллы икътисад» төзү перспективалары турында үз фикерләрен белдерделәр.


Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2014 елның 29 июлендәге 1398-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясенең моноюнәлешле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) исемлегенә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 16 апрелендәге 668-р номерлы күрсәтмәсе белән үзгәрешләр кертелде.


2015 елның 22 апрелендә Теләче муниципаль район  Советының утырышлар залында  муниципаль дәрәҗәдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә һәм инвестицияле климатны яхшыртуга юнәлдерелгән уңышлы тәҗрибәләрне гамәлгә кертү буенча беренче утырыш уздырылды.

Иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр Стратегик инициативалар агентлыгында махсус җыентык – Атласка тупланган  һәм алар 2014 елның көзендә җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Теләче муниципаль районы – Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияле климатны яхшырту максатларында  65 муниципаль берәмлекнең уңышлы тәҗрибәсе сыналу үтә торган бердәнбер районы.


2015 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре  Советы һәм муниципаль районнары (шәһәр округлары) арасында 2015 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең планлаштырылган зурлыгына ирешү турында килешүгә кул кую тантанасы узды. 

Бүген, 2015 елның  23 апрелендә,  «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясен ачу кысаларында түбәндәге килешүләрне имзалау тантаналары узды.

1.   

Бүген  XV Россия венчур ярминкәсе һәм X Казан венчур ярминкәсе кысаларында «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International