Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кайбер чит ил азык-төлек продуктларын сатып алуны тыю планлаштырыла

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан  Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты әзерләнде. Аңа ярашлы рәвештә чит дәүләтләрдә җитештерелгән кайбер азык-төлек продуктларын дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуны тыю планлаштырыла. Атап әйткәндә, югарыда аталган документта әлеге продуктлар исемлегенә түбәндәгеләр кертелгән: сыер һәм дуңгыз итләре (яңа суелган, суынган, суындырылган), балык (яңа тотылган яки суындырылган), атланмай.

Тикшерелә торган карар проекты хәзерге вакытта  Федераль актлар проектларын эшләү турында мәгълүмат урнаштыруның бердәм порталында җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын үтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International