Кара, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге алып баручы предприятиеләр игътибарына

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы лицензияләүче орган буларак эшкуарларга  металл калдыклары белән эшләүгә лицензия бирү буенча хезмәт күрсәтүнең максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы белән кызыксына. Бу исә үз чиратында лицензиягә дәгъва кылучы һәм лицензиат тарафыннан тапшырыла торган документларның әзерлек дәрәҗәсенә бәйле. Әлеге максаттан лицензиягә дәгъва кылучыларны, лицензиатларны һәртөрле ведомство электрон мәгълүмат базаларына мөстәкыйль керү алу мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга чакырабыз. Бу министрлыкта хезмәт күрсәтү вакытын кыскартырга, лицензияләнә торган эшчәнлек төре өчен кирәкле җиһазлар сайлаганда һәм сатып алганда матди ресурсларны экономияләргә, һәм шулай ук тапшырылган документларга министрлык тарафыннан экспертиза үткәрү барышына ачыклык кертергә ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International