Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясендә федераль, төбәк һәм муниципаль контроль турында» федераль закон проекты каралуга керде.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен, югары уку йортлары белгечләрен, әлеге өлкә экспертларын әлеге норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтама буенча танышырга чакырабыз.
Закон проектының структурасы һәм эчтәлеге буенча фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының дәүләт идарәсен камилләштерү бүлегенә түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Gulnaz.Ismagilova@tatar.ru.