ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елның 18 маенда 14:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү Комиссиясе утырышы уздырылуы турында хәбәр итә. Анда конкурста катнашуга кертелгән гаризалар каралачак. Аккредитация алуга барлыгы 13 гариза бирелде. Барлык гаризалар аккредитация үтүгә рөхсәт алды.



12
май, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Дмитрий Скриванов белән очрашу уздырды.

Очрашу барышында Яшел Үзән һәм Яр Чаллы моношәһәрләре икътисадларын  диверсификацияләү максатларында гамәлгә ашыручы инвестицияле проектлар каралды, һәм шулай ук республика моношәһәрләренә ярдәм итү кысаларында Татарстан Республикасы һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды арасында хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде.


2015 елның маеннан Россия Федерациясе  Пенсия фонды  гражданнардан ана капиталы акчаларының  20 000 сум күләмендәге өлешен бер тапкыр түләүгә гариза кабул итә башлады. Бер тапкыр түләнә торган әлеге түләмне алу хокукыннан 2015 елның 31 декабренә ана сертификаты хокукы алырга тиешле һәм алган, капиталны тотуның төп юнәлешләре буенча ана капиталының бөтен суммасын тотып бетермәгән гаиләләр файдалана ала.



10
май, 2015 ел
якшәмбе

9 майда Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уздырылды.

Бәйрәм чаралары Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән башланып китте. Тантанада Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, башка рәсми затлар, хәрбиләр һәм шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

 


8
май, 2015 ел
җомга

2015 елның 7 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе  Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышын уздырды. Анда 2014 ел йомгаклары буенча Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турындагы мәсьәлә каралды.


2015 елның 7 маенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Президенты каршындагы Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау  комиссиясе утырышын уздырды. Утырышның көн тәртибендә социаль өлкә: сәламәтлек саклау, мәгариф һәм хезмәткә түләүгә кагылышлы «май указларының» үтәлеше сораулары тора иде.


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, түбәндәге темалар буенча белем бирү семинарлары уздыруны дәвам итә:

—  «Продукциянең электрон каталогы» (kp.agzrt.ru) һәм Татарстан Республикасының Электрон товар-мәгълүмат системасы  (tattis.ru) ресурсларында эш;

— «Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы 

Катнашу өчен кластерга кергән  ИТ-компанияләр һәм кластер структуралары җитәкчеләре чакырыла.

 Россия инновацияле төбәкләре ассоциациясе кластерда катнашучы оешмаларның яңа продуктларын (хезмәт күрсәтүләрен) базарга чыгаруга һәм фәнни-техник өлкәдә кооперацияне үстерүгә (шул исәптән чит ил оешмалары белән)  ярдәм итү кысаларында  2015 елның 11-14 июне көннәрендә Парижда  уздырылачак «Сенадагы киләчәк» халыкара цифрлы индустрия фестивалендә катнашырга чакыра.


2015 елның 8 маендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО директоры Сергей Болотаев тәҗрибә уртаклашу сораулары буенча Удмуртиянең Кече эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү фонды генераль директоры Алексей Вьюгов белән очрашты.

Әлеге чара  кысаларында  Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре белән «түгәрәк өстәл» оештырылды. Анда гарантия оешмалары эше һәм хокукый яктан җайлау проблемалары буенча фикер алышулар узды. 

2015 елның 9-18 май көннәрендә  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре кергән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Гонконг һәм Кытай Халык Республикасына эш сәфәре оештырыла.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International