ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, юнәлешле министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук  федераль структуралар белән берлектә, административ каршылыкларны киметү һәм хезмәтләр күрсәтүне электрон формага күчерү буенча эшне дәвам итә.


2015 елның 30 апрелендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Ведомствоара комиссия тарафыннан проектлы финанслау нигезендә Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм күрсәтү программасында катнашу өчен өч инвестицияле проект сайлап алынды. Проектларның гомуми бәясе 55 млрд сумны тәшкил итте, таләп ителә торган кредит ресурслары күләме – 43 млрд сум. Татарстан Республикасы проектларыннан электр энергиясе җитештерү  һәм бүлү өлкәсенә караган 11 млрд сумлык проект сайлап алынды. Проект Казандагы ТЭЦ-1 мәйданчыгында суммар электр егәре 230 МВт (115 МВт лы 2 блок) булган пар-газ җайланмасын төзүне, шулай ук яңа газ-җайлау пункты һәм яңа резерв ягулык хуҗалыгын төзү һәм искеләрен сүтүне («Генерацияләүче компания» ААҖ, Казан ш.) күздә тота.

 

 


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 12 маенда Гонконг  Генераль сәүдә палатасы һәм Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры арасында алга таба хезмәттәшлек итү өчен үзара аңлашу турында Меморандумга кул куелды. Әлеге чара Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының Кытай Халык Республикасына бизнес-миссиясе кысаларында  Гонконг  Генераль сәүдә палатасы штаб-квартирасында узды. 

Гонконг Университетыул 27 000 студент, шул исәптән 1000 нән артык чит ил студенты, аларның 22се Россиядән. Гонконг Университеты  электромобильләр, биотехнологик яктылык диодлары, биомедицина, экология, суны тозсызландыру һәм башкаларны эшләү буенча махсуслашкан һәм  яңа эшкәртмәләр һәм технологияләр буенча уртак эш кысаларында материктагы Кытай кластерлары һәм халыкара кластерлар белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Татарстан делегациясен кабул иткән икенче оешма  Гонконгны дөнья базарында таныту белән шөгыльләнә торган Гонконгның сәүдә үстерү советы булды. Эшлекле сәфәр барышында Кама кластерында катнашучы предприятиеләр шулай ук Гонконгның сәүдә үстерү советындагы Россия Федерациясе вәкиллеге җитәкчесе Леонид Орлов белән консультацияләр үткәрделәр. Очрашу нәтиҗәсендә партнерларны эзләү буенча Советның онлайн-платформасын бушлай куллану һәм интеллектуаль милек нәтиҗәләрен куллану турында мәгълүмат алмашу буенча килешүгә ирешелде. Моннан тыш,  Леонид Орлов 2015 елның сентябрендә Россия һәм Гонконг арасында инветицияләрне яклау турында килешү имзалану планлаштырылуын хәбәр итте, бу исә дәүләтләр арасында инвестицияле мөнәсәбәтләрне шактый гадиләштерәчәк.

2015 елның 12-15 май көннәрендә   Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы  Министрлар  Кабинеты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрүнең «Дәүләт хезмәткәрләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерү: шәхси һәм һөнәри үсеш» дип аталган махсус программасы буенча укулар оештырылды.


Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба – Үзәк) вәкиле Россия Экспорт иминияте агентлыгы вәкилләре белән Мәскәүдә 2015 елның 13 маенда узган очрашуда катнашты. Очрашуда алга таба уртак хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде. Агентлык вәкилләре сатучы кредитын иминиятләштерү, расланган аккредитивны иминиятләштерү, тәэминатчы кредитын иминиятләштерү, инвестицияләрне иминиятләштерү, экспорт кредитларын комплекслы иминиятләштерү кебек Россия экспортерларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән иминият продуктлары турында җентекләп сөйләделәр.


2015 елның 22 маена кадәр «Лизинг-Грант-2015» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.

2015 елның 13 маена Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесенә  «Лизинг-Грант» җиһазлар сатып алуны субсидияләү программасы буенча дәүләт ярдәме алуга дәгъва кылучылардан гомуми суммасы  117 336 965 сум булган 83 гариза керде.



13
май, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Чистай» индустриаль паркын үстерү Советының Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге утырышы узды.

Утырышта  «Химград» ААҖнең Күзәтчелек советы рәисе Альберт Кәримовның Советның алдагы утырышы беркетмәсендә теркәлгән бурыч-йөкләмәләрнең үтәлеше һәм Паркны үстерү буенча башкарылган эш хакындагы хисабы, һәм шулай ук  Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараевның  Паркка потенциаль резидентларны җәлеп итү буенча башкарылган эш турындагы хисабы тыңланды.


Хәзерге вакытта Форумның финал өлеше уза. Аның кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, предприятиеләре, эре бизнес һәм фән җитәкчеләре һәм вәкилләре очрашулар, семинарлар һәм мастер-класслар үткәрә. Шундый очрашуларның берсендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.


Дәүләт статистикасы Федераль хезмәте узган елның  октябрь-ноябрь айларында уздырылган  «Мәгълүматлы җәмгыять» бөтенроссия тикшеренүләренә нәтиҗәләр ясады. Аларга ярашлы рәвештә, зурларга кергән россиялеләрнең 10,6%ы соңгы 12 ай дәвамында, рәсми сайтлардан (2013 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткеч зуррак булды - 10,7%) файдаланып, Интернет аша дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек иткән. Бу узган елны хакимият органнарына мөрәҗәгать иткәннәрнең гомуми санының 35%ын тәшкил итә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International