2015 елның 4–5 июне көннәрендә Новосибирск шәһәрендә «Технопром-2015» III Халыкара технологик үсеш форумы оештырылачак.
Алда уздырылачак форум Россия сәнәгатенең технологик бәйсезлеге һәм куркынычсызлыгы, хәрби-сәнәгать комплексында, энергетикада, торак-коммуналь хуҗалыкта һәм транспорт инфраструктурасында илебез технологияләренә ихтыяҗны стимуллаштыру сорауларына багышланачак.
«Үсеш» программасы фән сыйдырышлы продукциянең яңа төрләрен эшләү һәм үзләштерү буенча инновацияле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында фәнни-тикшеренү, югары әзерлек стадиясендәге тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкаруны финанслар белән тәэмин итү өчен кече инновацион предприятиеләргә грантлар бирүгә юнәлдерелгән.
Россия Федерациясе Президентының «Шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында» 2008 елның 28 апрелендәге 607 нче Указын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен, күрсәткечләрнең 2014 елда ирешелгән күләмнәре һәм 2015-2017 елларга планлаштырылган күләмнәре турында ТР муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары докладларын әзерләү эше төгәлләнде.
Докладлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшырылды һәм муниципаль районнарның (шәһәр округларының) рәсми сайтларына урнаштырылды.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы үзенең рәсми сайтында план-графикларны урнаштыруга таләпләрен бастырды.
Хәзер, 2015 елның 1 маеннан башлап, структурлаштырылмаган формада (электрон документ формасында) товарларны (эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне) сатып алуның яңа план-графикларын урнаштыру функциясе эшләмәячәк.
1 июньнән соң элек бастырылган структурлаштырылмаган план-графикка үзгәрешләрне кертү аны структурлаштырылган формага күчергәч кенә мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге вәкиле Кама инновацияле кластеры вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова белән очрашуда катнашты. Очрашуда Татарстан Республикасының экспортка юнәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү программасын уртак көч белән гамәлгә ашыру, халыкара күргәзмәләр, белем бирү семинарлары һәм тренинглар оештыру сораулары тикшерелде.
2015 елның 28 апрелендә Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Тикшерүләрнең бердәм реестрын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләре турында» 415нче карарын имзалады. Документ Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм хуҗалык итүче субъектларның контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан тикшерелүе турындагы мәгълүматларның ачыклыгын билгеләүгә юнәлдерелгән.
Яңа кагыйдәләр федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) башкарганда – 2015 елның 1 июленнән, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары тарафыннан федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) уздырганда – 2016 елның 1 июленнән, муниципаль контроль үткәргәндә 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертеләчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 30 апрелендәге 792-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә 2015 елның августында Казанда Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III Республика форумы уздырыла.
Әлеге форумны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетын Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин җитәкли. Хәзерге вакытта оештыру комитеты тарафыннан Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III Республика форумын әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планы эшләнә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме күрсәтү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан 3 елга кадәр срокка елына 10% белән 1 млн сумга кадәр микрозаймнар бирүгә гаризалар кабул ителүе турында исегезгә төшерә.
2015 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы закон проекты тәкъдим ителде.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча инде ике ел дәвамында Леонтьев үзәге белән хезмәттәшлектә Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше стратегиясе эшләнүен искә төшерде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара оештырылды. Бәйрәмгә тыл хезмәтчәннәре, ТАССР Дәүләт планы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының хезмәт ветераннары һәм юбилярлар чакырылды.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул кунакларга Ватаныбыз иминлеге өчен фидакарь һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, катнашучыларны Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрикләде.
Чарада катнашучылар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.