2015 елның маеннан Россия Федерациясе Пенсия фонды гражданнардан ана капиталы акчаларының 20 000 сум күләмендәге өлешен бер тапкыр түләүгә гариза кабул итә башлады. Бер тапкыр түләнә торган әлеге түләмне алу хокукыннан 2015 елның 31 декабренә ана сертификаты хокукы алырга тиешле һәм алган, капиталны тотуның төп юнәлешләре буенча ана капиталының бөтен суммасын тотып бетермәгән гаиләләр файдалана ала.
Бер тапкыр бирелә торган түләмне алырга карар кылган гаиләләр гаризаларын, 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмый, Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органнарына яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләренә тапшырырга тиешләр.
Акчалар «Ана (гаилә) капиталы акчалары хисабына бер тапкыр түләнә торган түләм турында» 2015 елның 20 апрелендәге 88-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы бирелә.