2015 елның 9-18 май көннәрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре кергән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Гонконг һәм Кытай Халык Республикасына эш сәфәре оештырыла.
Бизнес-миссиянең максаты: Гонконг һәм Кытай Халык Республикасының автомобиль төзелеше тармагы үсешендәге алдынгы тәҗрибәне (шул исәптән автомобиль индустриясендә инновацияләрне үстерүне өйрәнү), кластер үсешенә, автомобиль төзелеше предприятиеләренең белем бирү учреждениеләре белән кооперациясенә караган уңышлы тәҗрибәләрне үзләштерү.
Бизнес-миссия кысаларында Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре кластерның махсуслашуы тармагына караган 9 халыкара күргәзмәдә катнашачаклар.