2015 елның 7 маенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Президенты каршындагы Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясе утырышын уздырды. Утырышның көн тәртибендә социаль өлкә: сәламәтлек саклау, мәгариф һәм хезмәткә түләүгә кагылышлы «май указларының» үтәлеше сораулары тора иде.
Россия Федерациясе Президенты, төбәкләрнең күпчелегендә социаль өлкә хезмәткәрләренең хезмәт хаклары икътисад буенча уртача дәрәҗәгә кадәр күтәрелде, гражданнарга тиешле сыйфаттагы хезмәт күрсәтелә, эшләрен нәтиҗәле итеп оештыра алмаган оешмалар кыскартылды, дип билгеләп үтте. Мәктәпкәчә белем бирү юнәлешен үстерүдә җитди адымнар ясалды, аварияле торактан күчерү программасы торгызылды, инвалидларны эшкә урнаштыру сораулары хәл ителә.
Татарстан Республикасы да шундый төбәкләр исәбенә керә.
«Май указларын» тормышка ашыру турында җентекле мәгълүмат Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында һәм «май указларын» гамәлгә ашыру өчен җаваплы министрлыклар сайтларында даими рәвештә урнаштырылып килә.