Катнашу өчен кластерга кергән ИТ-компанияләр һәм кластер структуралары җитәкчеләре чакырыла.
Россия инновацияле төбәкләре ассоциациясе кластерда катнашучы оешмаларның яңа продуктларын (хезмәт күрсәтүләрен) базарга чыгаруга һәм фәнни-техник өлкәдә кооперацияне үстерүгә (шул исәптән чит ил оешмалары белән) ярдәм итү кысаларында 2015 елның 11-14 июне көннәрендә Парижда уздырылачак «Сенадагы киләчәк» халыкара цифрлы индустрия фестивалендә катнашырга чакыра.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең башкарма дирекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Җаваплы зат – Соломина Екатерина, тел. +7 910 499 03 08, Solomina.airr@gmail.com.