Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү буенча конкурста катнашуга гариза бирүчеләр игътибарына

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елның 18 маенда 14:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү Комиссиясе утырышы уздырылуы турында хәбәр итә. Анда конкурста катнашуга кертелгән гаризалар каралачак. Аккредитация алуга барлыгы 13 гариза бирелде. Барлык гаризалар аккредитация үтүгә рөхсәт алды.

«Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү» бүлегенең «Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү инфраструктурасы» бүлекчәсендә аккредитация алуга кертелгән гаризалар турындагы мәгълүмат урнаштырылган.

Уздыру урыны – Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, каб. 429.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International