Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сатып алулар өлкәсе сорауларына кагылышлы семинарлар үткәрә

2015 елның 8 мае, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, түбәндәге темалар буенча белем бирү семинарлары уздыруны дәвам итә:

—  «Продукциянең электрон каталогы» (kp.agzrt.ru) һәм Татарстан Республикасының Электрон товар-мәгълүмат системасы  (tattis.ru) ресурсларында эш;

— «Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» (223agzrt.ru һәм etp.zakazrf.ru) 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларына ярашлы рәвештә электрон сәүдә мәйданчыкларын кулланып көндәшлекле сатып алулар.

Укулар һәр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының актлар залында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International