2015 елның 7 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышын уздырды. Анда 2014 ел йомгаклары буенча Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турындагы мәсьәлә каралды.
Нәтиҗәлелек бәяләре йомгаклары буенча 20 лидер төбәк билгеләнде.
Татарстан Республикасы бишенче ел рәттән Россия Федерациясе субъектлары арасындагы әлеге рейтингта беренче урынны ала. Рейтингта өч еллык динамика күздә тотылган икътисад, социаль өлкә үсеше дәрәҗәсе, төбәктә яшәүчеләр фикерләре игътибарга алына.
Татарстан Республикасы лидер төбәк санала, ягъни ул икътисад үсеше буенча 1нче урынны, социаль өлкә үсеше дәрәҗәсе буенча, Мәскәү (37нче урын) һәм Санкт-Петербург (6нчы урын) шәһәрләреннән кала, 3нче урынны били. Ул төп капиталга шактый күләмдәге шәхси инвестицияләрнең кертелүе, халыкның реаль табышларының югары дәрәҗәсе, һәм шулай ук шәхси эшкуарлык үсешенең югары дәрәҗәдә булуы белән сыйфатлана.
Чыганак: Россия Федерациясе Хөкүмәте порталы