9 майда Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уздырылды.
Бәйрәм чаралары Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән башланып китте. Тантанада Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, башка рәсми затлар, хәрбиләр һәм шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Аннан соң икътисад министры «Ватан-ана» мемориаль комплексы янындагы мәйданда узган Җиңү Парады тантанасында катнашты.
Алга таба бәйрәм чаралары «Төзүчеләр» стадионында дәвам итте. Артём Здунов, стадион сәхнәсендә шәһәр җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итеп, чаллылыларга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның бәйрәм белән тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
«Төзүчеләр» стадионындагы тамаша тәмамланганнан соң, Артём Здунов һәм Наил Мәһдиев «Энергетик» Мәдәният сараенда ветераннарны котлау тантанасында катнаштылар.