2015 елның 8 маендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО директоры Сергей Болотаев тәҗрибә уртаклашу сораулары буенча Удмуртиянең Кече эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү фонды генераль директоры Алексей Вьюгов белән очрашты.
Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре белән «түгәрәк өстәл» оештырылды. Анда гарантия оешмалары эше һәм хокукый яктан җайлау проблемалары буенча фикер алышулар узды. «Түгәрәк өстәлдә» катнашучылар гарантия оешмалары эшчәнлеге турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр тикшерелде. Очрашу барышында алынган мәгълүмат Татарстан Республикасында кулланылу ихтималлыгы ягыннан анализланачак.