Икътисад министрлыгында коммерциячел булмаган оешмаларның социаль мөһим проектларының интерактив картасын булдыру сорауларына багышланган киңәшмә үтте

2015 елның 15 мае, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасындагы коммерциячел булмаган оешмаларның социаль мөһим проектларының интерактив картасын булдыру сорауларына багышланган эшче киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә социаль мөһим проектларның интерактив картасын Татарстан Республикасы Геопорталы кысаларында гамәлгә ашыру мөмкинлеге тикшерелде. Әлеге картаны эшләтеп җибәрү максатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коммерциячел булмаган социаль мөһим проектлар турындагы тармак пространство мәгълүматларын тапшырырга тиешле ведомство итеп билгеләнде.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Ярдәм алучылар – социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның республика реестры турында» 2012 елның 16 мартындагы 218нче карарына реестрга социаль мөһим проектларның исемнәрен һәм коммерциячел булмаган оешмаларның контактларын өстәү өлешендә кертеләчәк үзгәрешләр әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International