«Халык контроле» мәгълүмат системасына яңа категорияләр өстәләчәк

2015 елның 15 мае, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 10 августындагы 676нчы карары белән расланган Татарстан Республикасы  «Халык контроле» мәгълүмат системасын эшләтү кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2015 елның 30 апрелендәге 308нче карары белән гражданнар, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм республика җирле үзидарә органнары арасында электрон формада хезмәттәшлек итү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

Хәзерге вакытта «Халык контроле» системасында 36 тематика эшли, алар буенча 40 000нән артык мөрәҗәгать инде кабул ителде. Якын арада системадагы мөрәҗәгатьләр категориясе исемлеге экология, автомобиль юллары, хезмәт һәм мәшгульлек, ришвәтчелеккә каршы тору кебек аерым бер сорауларның актуальлеген исәпкә алып үзгәртеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International