А.Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты - КАИда 21-22 май көннәрендә Казан авиация институтының ракета двигательләре кафедрасына нигез салынуның 70 еллыгына багышланган Бөтенроссия фәнни-техник конференциясе үткәрелә.
70 ел эчендә кафедра 2500дән артык инженер, более 130дән артык фән кандидаты һәм 26 фән докторы әзерләгән. Кафедраны тәмамлаганнар арасында академиклар, югары дәүләт бүләкләренә һәм мактаулы исемнәргә лаек булганнар күп.
Кафедра коллективының фундаменталь фәнни һәм педагогик хезмәтләре илебездә һәм чит илләрдә киң танылу алган.