Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен мөлкәти ярдәм алу хокукына конкурс (алга таба – Конкурс) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча республика конкурсы турында» 2015 елның 18 февралендәге 99нчы карарына ярашлы рәвештә оештырыла. Конкурс йомгаклары буенча Казан ш, 8 Март урамы, 18нче йорт адресы буенча урнашкан административ бинадагы мәйданнар бүленәчәк. Алар җиһазлар, компьютер һәм оештыру техникасы белән җиһазландырылган, сак-янгынга каршы сигнализация урнаштырылган.
Гомуми мәйданы: 498,6 кв.м, 3 кат.