2015 елның 19 маенда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында «Mir Holding» төрек компанияләре төркеме Татарстан Республикасында махсус теплица зонасын төзү буенча инвестицияле проектын тәкъдир итте. Киңәшмә РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Төбәкләр үсеше департаменты директоры Руслан Заливацкий, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, «Алабуга» Сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Республика инвестицияләр һәм новацияләрнең агросәнәгать үзәге» Дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының үсеш буенча урынбасары А.Ю.Мавланов, «Mir holding» компаниясе башлыгы Ибраһим Мирмәхмүтогуллары катнашлыгында үтте.
Проектны тормышка ашыруның беренче этабында 5 гектар мәйданда беренче теплица комплексын төзү планлаштырыла. Моның өчен Татарстан Республикасының Алабуга районындагы «Алабуга» МИЗ» ААҖ территориясендә мәйданчык билгеләнгән. Проектның беренче чиратына салыначак акчалар күләме 12 млн доллар, алар 6 ел эчендә акланырга тиеш.