Кытайга бизнес-миссия кысаларында Татарстан Республикасының Кама кластерына керә торган предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре Гуанджоу сәнәгать мегаполисындагы Тойота компаниясенең автомобиль җыю производствосында булдылар. Сәфәр барышында Кама кластерының автокомпонентлар җитештерү белән шөгыльләнә торган 60тан артык предприятиесе кергән Кама аръягы төбәге һәм Яр Чаллы шәһәре машина төзүчеләре ассоциациясе Россиядә Тойотаның локальләштерелгән җитештерү мәйданчыклары кысаларында хезмәттәшлек итү буенча үз тәкъдимнәрен Тойота концерны җитәкчелегенә тапшырды.
Шул ук көнне делегациянең WuzhouLong Motors Co. кытай машина төзелеше компаниясе вәкилләре белән очрашуы үтте. Әлеге җитештерү Кама кластерына ярдәм программасы кысаларында гамәлгә ашырылучы «Электробус» инновацияле уртак проект белән шөгыльләнә торган Кама кластерында катнашучыларда зур кызыксыну уятты.