2015 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә, социаль мөһим проектларны һәм кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтүне тәэмин итү максатларында, Россия Федерациясе Президентының 2015 елның 1 апрелендәге79-рп номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, коммерциячел һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча агымдагы елдагы беренче конкурс 2015 елның 1 июленә кадәр үткәрелә.
Операторлар сыйфатында 8 хөкүмәтнеке булмаган оешма билгеләнде, аларга субсидияләр һәм җиңүчеләрне конкурс нигезендә сайлап алу хокукы бирелде.
Гаризалар кабул итү 2015 елның 22 маенда тәмамлана. Бүленергә тиешле субсидияләрнең күләме - 2,28 млрд сум.