Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы федераль закон проектына җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрә

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз куллануга юл куйган һәм наркомания белән авырган затларны ресоциальләштерү һәм комплекслы тернәкләндерү системасын төзү максатында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү мөрәҗәгате килде.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз: http://mert.tatarstan.ru/rus/publichnie-konsultatsii-po-federalnim-normativnim.htm.

Үзегезнең фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International