Кытай Халык Республикасына сәфәренең өченче көнендә Татарстан делегациясе Китайның иң эре автомобиль заводларының берсе булган BYD (Build your dream) компаниясендә булды.
BYD компаниясе Шеньчжень махсус икътисадый зонасында урнашкан, аны лаеклы төстә Кытайның «Кремний үзәне» дип атыйлар.
2015 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2015 елның I кварталында предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын һәм 2015 елга көтелгән нәтиҗәләрне карау буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды. Киңәшмәдә предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләре кимүенә китергән сәбәпләр, финанс нәтиҗәләрен яхшырту һәм иминият кертемнәре буенча бурычларны юкка чыгару максатында күрелә торган чаралар тикшерелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, белем бирү семинарлары үткәрүне дәвам итә.
Укулар һәр сишәмбе (223agzrt.ru һәм etp.zakazrf.ru) һәм пәнҗешәмбе көнне («Продукциянең электрон каталогы», ТР ЭТМС) 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының актлар залында уздырыла.
2015 елның 14 маенда икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов тармак министрлыклары һәм салымга ташламалар бирү рәвешендәге дәүләт ярдәмен кулланып инвестицияле проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләр катнашлыгында киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә 2015 елның 1 кварталы өчен инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру һәм предприятиеләрнең инвестицияле проектлар буенча эшчәнлеге программаларын тормышка ашыру барышы турында хисап бирү сораулары тикшерелде.
Форум яшь тикшеренүчеләр мәнфәгатьләрен һәм бурычларын максималь дәрәҗәдә чагылдыруны күздә тота.
Чараны Томск өлкәсе администрациясе һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе оештыра. Форумның партнерлары – Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, «Россия венчур компаниясе» ААҖ, «Роснано» ААҖ, «Сколково» Фонды, «СОВНЕТ» Проектлар белән идарә ассоциациясе.
Финал өлешендә тавыш бирүләр нәтиҗәсендә Россия гаризасына иң күп тавыш тиде – 121. Чагыштыру өчен: Истанбул 45 катнашучының тавышына ия булды, «Утрехт» голланд технопаркы 39 тавыш алды.
IASP Бөтендөнья конференциясе «Сколково» Инновацияләр үзәгенең үсештәге үзәк буларак халыкара инновацияле җәмәгатьчелек арасындагы лидерлыгын күрсәтү өчен нәтиҗәле чара булачак.
Игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез, Министрлык сайтының «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, административ регламентлар, лицензияләштерү» бүлегенең «Административ реформа, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, административ регламентлар» бүлекчәсендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренең юридик адреслары, белешмәләр өчен контактлары һәм эш режимнары күрсәтелгән яңартылган исемлеге урнаштырылды.
2015 елның 12 маенда икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин 2015 елның 7 апрелендә уздырылган Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның күрсәтмәләре исемлеген үтәүгә багышланган киңәшмә үткәрде.
Хөрмәтле эшкуарлар! 2014 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Сезнең арада субсидияләр бирү турындагы килешүләр буенча бизнес-проектларны тормышка ашыру турындагы йомгаклау хисапларын тапшыру вакыты җитә.
Исегезгә төшерәбез, йомгаклау финанс хисабы килешү вакыты тәмамланганнан соң 10 эш көне эчендә яисә бизнес-проектта күрсәтелгән индикаторларга ирешелгәннән соң тапшырыла.
«Промсвязьбанк» АҖ, Magram Market Research маркетинг һәм социаль тикшеренүләр агентлыгы белән берлектә, микро, кече һәм урта предприятиеләр сегментында бизнес-кәефләрне даими рәвештә тикшерүгә юнәлдерелгән проектны гамәлгә ашыра. Проект «RSBI Таяныч Индексы» исемен алды һәм Россия Иҗтимагый палатасы һәм «Опора России» Кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы ярдәмендә тормышка ашырыла.