Казанда WorldSkills Һөнәри осталык буенча III милли чемпионат уза

2015 елның 19 мае, сишәмбе

2015 елның 18-23 май көннәрендә Казанда   «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills стандартлары буенча Һөнәри осталыкның III милли чемпионаты финалы уза.

Казанда уздырыла торган  WorldSkills Россия 2015 милли чемпионаты финалы – Россиянең төрле төбәкләреннән гаять зур сандагы катнашучыларны җәлеп иткән киң колачлы бөтенроссия чемпионатының соңгы этабы. Финал йомгаклары буенча  Россиянең милли җыелма командасы составы билгеләнәчәк. Җыелма команда 2015 елның 11–16 августы көннәрендә Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә үткәреләчәк WorldSkills Competition бөтендөнья чемпионатында катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International