Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III Республика форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды

2015 елның 15 мае, җомга

Татарстан Республикасы Президенты  Аппаратында Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның  III Республика форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Форум Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 30 апрелендәге 792-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә 2015 елның августында Казанда уздырылачак. Утырышта ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.

Утырышта Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның  III Республика форумын үткәрүнең юл картасы, форумны әзерләү һәм үткәрү чаралары планы проектлары, финанс сораулары һәм башка оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.Утырышны ТР Иҗтимагый палатасы рәисе  Анатолий Фомин алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International