ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2015 ел
җомга

2015 елның гыйнвар-апрель айларында гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын)  һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары әйдәп баручылар рәтен били.


28-29 май көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Россия кластер атнасы – 2015» II Федераль икътисадый форумы уздырылды.

Чара кысаларында «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында ул Россия һәм чит ил партнерлары  белән кластерара элемтәләрне төзү өлкәсендә алып барылган эш (шул исәптән бизнес-миссияләр кысаларында) турында сөйләде.


Лицензиатның, лицензиягә дәгъва кылучының гаризасын карау һәрвакытта да гаризада күрсәтелгән объектка чыгып тикшерү белән тәмамлана, лицензия (кушымта) бирүдән әле документар тикшерү этабында ук баш тартылган очраклардан тыш.

 Планнан тыш тикшерү уздырылачагы турында гариза бирүчегә тикшерүгә бер тәүлек кала хәбәр ителергә тиеш. Ә план буенча күчмә тикшерү уздырылачагы турында – тикшерү башланырга өч эш көненнән дә соңга калмыйча.



28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды.

Утырышта  «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады. 

2015 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  

 «Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты» Дәүләт казна учреждениесендә тәрбияләнүчеләрне «КидСпейс» балалар шәһәренә алып барды.


2015 елның 22 маена Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесенә «Лизинг-Грант» җиһазлар сатып алуны субсидияләү программасы буенча дәүләт ярдәме алуга дәгъва кылучылардан барлыгы  313 гариза керде, шуларның 185е - бер елдан артык эшчәнлек алып барган кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан, 128е яңа эш башлап җибәрүче эшкуарлардан керде. 

2015 елның 27 маенда Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының күчмә утырышы уздырылды.

Утырышта  2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. 


27
май, 2015 ел
чәршәмбе

Быел узган елдагы кебек үк беренчелекне Мәскәү алды. Лидер төбәкләр арасына, Мәскәүдән тыш, Татарстан, Калуга өлкәсе һәм Санкт-Петербург керә. S&P эксперты Карен Вартапетов сөйли: «Татарстанда 10 елдан артык ирекле икътисадый зоналар, кече бизнеска ярдәм программалары эшли һәм төбәк  сыйфатлы инновацияле сәясәт алып барылу белән характерлана».

 

 2015 елның 27 маенда  чит ил эшче көчләренә ихтыяҗ турында эш бирүчеләрдән кергән тәкъдимнәрне карау һәм 2015 елга Татарстан Республикасы өчен расланган квота кысаларында эшче көчләрне яңадан бүлү буенча  Эшче төркем утырышы уздырылды. Эшче төркем утырышында чит ил эшче көчләренә ихтыяҗ турында эш бирүчеләрдән кергән 13 гариза каралды. 

27 майда Эшкуарлар көне кысаларында Казан шәһәренең Меңьеллык паркында «Эшкуарлар аллеясе» ачылды. Акциянең  инициаторы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы. Акциянең төп идеясеэшкуарлыкны популярлаштыру.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International