28-29 май көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Россия кластер атнасы – 2015» II Федераль икътисадый форумы уздырылды.
Чара кысаларында «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ул Россия һәм чит ил партнерлары белән кластерара элемтәләрне төзү өлкәсендә алып барылган эш (шул исәптән бизнес-миссияләр кысаларында) турында сөйләде.
Моннан тыш, докладта Кама кластерының European Secretariat for Cluster Analysis Европа экспертлары анкетасында катнашуы нәтиҗәләре яңгырады. Нәтиҗәдә Кама кластеры бронза сертификаты - сыйфат лейблына лаек булды.